Сыер бәете
Кичтән сау-сәламәт, ашап калган
Көймә кебек шәп сыерым иртәң
Савырга чыккан җиргә үлеп ята иде.
2011ел
Хәлем авыр, хәлем авыр,
Күтәралмыйм башымны.
Көтмәгән –уйламаганда
Раббем эздең ашымны.
Хуҗам, сөтемне бик теләп
Күчтәнәчкә өләштең.
Соңгы сулышымны алам,
Телем юк, бәхилләшмим.
Борчу катыш шатлык белән
Көтеп алдык бозауны.
Ни гаҗәп, җиңел котылдым,
Бар да әйбәт булды әле.
Чиләк-чиләк сөт сауганга
Күңелең тула иде.
Шөкер – ана итүеңә
Күңелем була иде.
Туган йортымны яраттым,
Утлап йөрдем болында.
Йөгерә-йөгерә кайта идем
Туган йортым куйнына.
Раббем, нигә газаплыйсың,
Мин бит гөнаһсыз хайван.
Беркемне дә рәнҗетмәдем,
Барсына тиде файдам.
Эчем сызлый, эчем сызлый,
Хуҗам да юк янымда.
Соңгы сулышымны алам,
Күрешалмабыз тагын да.
автор: Кадрия Гатина