Кышкы төн
Сихерләндем зәңгәрсу аклыктан,
Битләремә йомшак кар төшә.
Аяк асты ак хәтфәдән йомшак,
Төнге урам үзенә дәшә.
Әкрен генә тын һавада бии,
Берсен-берсе куып ак сәйлән,
Кар кызлары белән кочаклашып,
Уйнап йөрүем әйлән-бәйлән.
Кышның хозурлыгын, матурлыгын
Тиңләп булмый һичбер фасылга.
Карлар ява, ак-Пакь карлар ява,
Нинди хикмәт, сыймый акылга.
Батам, чумам, йөгереп көрткә авам,
Җүләрләнеп кочам буранны.
Фонарьлардан карлы нур сузыла,
Чагылдырып төнге урамны.
2014 февраль
автор: Кадрия Гатина