Якын иттем сине ерактан
Казан! Казан!
Сабый чактан, ана сөте кебек,
Шифа булып, тәнгә иңдең син.
Һәр тамырым, күзәнәгем саен
Бишек моңы булып сеңдең син.
Тукай моңы, Тукай җыры булып,
Бишек җырларыма кердең син.
Сәйдәш моңы, Сәйдәш җыры булып,
Күңелемне айкап йөрдең син.
Сине күрдем, сине танып белдем,
Юк , якыннан түгел, ерактан.
Тукай, Такташ , Җәлил җырларыннан,
Якын иттем ихлас йөрәктән.
Илһам моңы, “Карурманнар” белән
Үстердең син назлап безне дә.
Казан урамнары! Иске Казан!
Туган җиребез син безнең дә!
Ватаныбыз, ана телебез син,
Яшьлегебез, туар көнебез.
Һәр авылың – синең нигез ташың,
Син иң кыйммәт милли көзгебез!
автор: Кадрия Гатина